Муса Җәлил истәлегенә (12+)

15 февральдә каһарман-шагыйрь М.Җәлилнең тууына 115 ел булуны билгеләп үтәбез. Әлеге вакыйгага багышланган чаралар кысаларында, 1 нче санлы китапханә  «Калкан» мәктәбе укучылары өчен 10 февраль көнне «Эзе калды җиребездә, сүзе калды күңелебездә» дигән әдәби сәгать үткәрде.
Китапханәче шагыйрьнең катлаулы тормыш юлы, аның иҗаты турында сөйләде, укучылар каһарман-шагыйрь турында документаль фильмны карап фикер алышты. Чарада катнашучылар дулкынланып һәм тетрәнү белән «Бәхет», «Хуш, акыллым», «Эз», «Катыйльгә», «Вәхшәт» һ.б. шигырьләрен тыңлады. 

15 февральдә китапханәдә «Җәлилне укыйбыз» акциясе узды. Һәркем шагыйрьнең үзе теләгән шигырен татар һәм рус телләрендә укый алды. 
«Утлы каләм, җырлы каләм» дип аталган китап күргәзмәсендә шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләүче китаплар һәм мәгълүмати материаллар тәкъдим ителде. 
Дошман зинданнары да сындыра алмаган буйсынмас шагыйрьнең героик юллары бүген дә актуаль. Алар кешеләрне һәлак булганнарны һәм тынычлык өчен көрәшкәннәрне онытмаска чакыра. 

 

 

Поделиться: